+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 Май 2020, 10:45

Радий Хәбиров указга кул куйды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров антиковид плазмасы донорларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы указга кул куйды.

Документ COVID-19ны кичергән һәм түләүсез кан плазмасын республика дәүләт сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларында 1 майдан 600 миллилитрга кадәр күләмдә тапшырган донорларга социаль ярдәм чараларын күздә тота.

300 миллитрдан да ким булмаган күләмдә кан тапшырган донорлар 2 500 сум күләмендә бер тапкыр түләнәчәк; кимендә 450 миллитрга - 3 750 сум; 600 миллилитрга - 5 000 сум.

Акчаны паспорт һәм плазма донациясе турында белешмә күрсәтеп медицина оешмасында алырга мөмкин.

- Безнең медицина Русия Федерациясендә эшләнә торган заманча дәвалау методикаларын шактый актив куллана башлады. Коронавирус белән авыручыларга кан плазмасы куллану практикасын башладык. Кичә моның ярдәмендә шактый авыр авыру табибка үпкәләрнең ясалма вентиляциясе туктатылды, - диде Радий Хәбиров. - Указның мәгънәсе безнең акча бирүебездә түгел. Ә без авырып савыккан һәм кан тапшырырга мөмкин булган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Безгә бу бик ярдәм итәр иде. Чөнки безнең бурыч - кешеләр гомерен коткару.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Radiy-H-birov-ukazga-kul-kuydi-269425/
Читайте нас: