+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 Май 2020, 16:55

Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде

19 майда Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров он-лайн режимда Хөкүмәт утырышын үткәрде.

Анда коммуналь оешмаларның инвестицион программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен субсидияләр бирү тәртибе каралды. Муниципалитетлар коммуналь оешмаларның инвестиция программаларын районнар өчен финанслауның гомум күләменең кимендә - 5, шәһәр округлары өчен кимендә 10 процентын финанслаячак.

Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча кабул ителгән тагын бер документ җылылык, су белән тәэмин итү һәм су түгү системаларының тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә һәм коммуналь хуҗалык объектларын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Муниципалитетлар, шулай ук, җылыту сезонына объектлар әзерләүне дә финанслаячак.

- Шушы ярдәм нәтиҗәсендә республиканың коммуналь инфраструктурасы кышкы шартларда тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итә ала, - дип билгеләде вице-премьер Борис Беляев.

Башкортстан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларга йортларында социаль хезмәт күрсәтү комплексын бушлай һәм даими нигездә тәкъдим итү буенча пилот проектына кушыла.

- Проект ветераннарны, социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасын булдыру зарурлыгын исәпкә алмаганда, өйдә гадәти һәм уңайлы тирәлектә яшәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Яшь белгечләрне агросәнәгатькә җәлеп итү өчен урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга дәүләт ярдәме күләмен хәзерге 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде. Вице-премьер Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, мондый белгечкә тармакта кимендә биш ел эшләргә кирәк булачак. 2009 елдан 1220 яшь белгеч шундый дәүләт ярдәмен алды.

Фото: pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Andrey-Nazarov-H-k-m-t-utirishin-tk-rde-276669/
Читайте нас: