+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2020, 12:00

Бишлек җыелды

Югары Евразия икътисади советы утырышы узды.

Видеоконференция режимында узган бу чарада Русия Президенты Владимир Путин, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия Президентлары һәм Евразия икътисади комиссиясе коллегиясе җитәкчеләре катнашты. Чарада төп чыгышны Русия Президенты Владимир Путин ясады:
– Без пандемия белән бәйле катлаулы заманда яшибез. Болар барысы да безнең багланышларда, икътисадта, кешеләр арасындагы элемтәдә чагыла, һәм бу, билгеле, безнең уртак көн тәртибен гамәлгә ашыруда кыенлыклар тудыра. Әлбәттә, без барыбыз да берләшмәнең динамик үсешен тәэмин итү яклы. Ул инде биш елдан артык эшли, барлык дәүләтләргә дә сизелерлек файда китерә, милли икътисадларны үстерү, гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итә.
Стратегия безнең дәүләтләрнең фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлеген киңәйтүне күздә тота. Һөнәри һәм югары белем бирү, кадрлар әзерләү һәм башка өлкәләрдә эре уртак проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Әлбәттә, 2025 елга кадәр Евразия икътисади берлеген үстерү буенча шундый киң колачлы планнар барлык дәүләтләрдән дә тагын да активрак хезмәттәшлек һәм тыгыз Координация таләп итә, – диде Владимир Путин.

Фото: Kremlin.ru
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/news/Bishlek-ieldi-279174/
Читайте нас: