+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 Май 2020, 12:30

Югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләрне кертте.

Документның яңа таләпләре нигезендә, үз-үзен изоляцияләүнең мәҗбүри режимы 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булган гражданнарга, шулай ук алар белән бергә яшәүче кешеләргә карата, туклану продуктларын, дарулар сатып алу, элемтә салоннарына бару очракларыннан тыш, шулай ук бакча, бакча өе участокларына, шәһәр яны йортларына сәфәрләргә карата саклана.

Моннан тыш, 14 көн дәвамында яшәү урыны буенча үзизоляцияне вахта эшчеләре сакларга тиеш, моңа азык-төлек кибетләренә, даруханәләргә, элемтә салоннарына бару очраклары керми.

Чит илләрдән, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән Мостай Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортына килгән барлык кешеләр самолёт бортында мәҗбүри термометрия узарга, ә аннары аэропорт терминалында COVID-19ка лаборатор тикшеренү узарга тиеш.

Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан
Чыгшанак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Yugari-zerlek-regimi-turindagi-ukazga-zg-reshl-r-kertelde-281867/
Читайте нас: