+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 Май 2020, 20:45

Интернет аша сайлаулар мөмкинме?

Тавыш бирүне үткәрүнең яңа формалары турында фикер алышулар дәвам итә.

20 майда Федерация Советы Русиядә сайлауларда тавыш бирү өчен өстәмә формалар кертә торган берьюлы өч законны хуплады. Шуларның берсендә дистанцион электрон тавыш бирүне үткәрү күздә тотыла. Эксперимент Мәскәүдә урындагы үзидарә органнарына сайлауларда үткәреләчәк.

Дистанцион электрон тавыш бирү, Мәскәү шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре төбәк порталын махсус программа белән тәэмин итеп, сайлаучының гаризасы буенча башкарылачак.

Яңа закон проекты сәяси даирәләрдә зур бәхәс уятты: аерым партияләр вәкилләре тавыш бирүнең яңа формалары сайлауларны тикшереп торуны һәм нәтиҗәләрне исәпкә алуны тәэмин итә алачагына шикләнә. Күп кенә экспертлар тавыш бирүнең мондый формасын Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә дә кулланылырга мөмкин, дип саный.

Мондый хәлнең мөмкинлеге, онлайн-тавыш бирүгә техник әзерлек, мондый тавыш бирүләрне җәмәгатьчелек күзәтүен оештыру мәсьәләләре турында Мәскәү һәм Башкортстан Республикасы экспертлары онлайн очрашу барышында фикер алышты.

Башкортстан Республикасында “Яблоко” партиясенең төбәк бүлеге рәисе Альберт Хөсәенов, тавыш бирү процедурасы коронавирус йоктыручылар беткәч кенә үткәрелергә мөмкин, дип саный.

РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод әйтүенчә, алар Европадагы коллегалары белән берничә консультация үткәргән. Анда сайлауларда дистанцион катнашуның яңа формалары кулланылган. Мәсәлән, Польшада почта аша тавыш бирү уңышсызлыкка дучар булган. Ә Эстониядә Интернет буенча тавыш бирү уңышлы барган һәм күп кенә сайлаучылар тавыш бирүнең мондый формасы белән кызыксынган.

— Безне үтәкүренмәлелек, персональ мәгълүматларны яклау, хилафлыклардан саклау темасы борчый. Тик, әгәр Русия Президенты Федерация Советы тарафыннан хупланган законнарга имза салса, без, әлбәттә, тавыш бирүнең яңа формасында персональ мәгълүматларны тикшереп торуны һәм яклауны тәэмин итү өчен РФ Үзәк сайлау комиссиясе белән эшләячәкбез, — ди Александр Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүне үткәрү формалары һәм датасы тулысынча билгеләнмәгән. Элегрәк кайбер федераль мәгълүмат агентлыклары процедураның 24 июньдә, яки 8 июльдә узу ихтималлыгын хәбәр иткән иде.

Фото: profile.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Internet-asha-saylaular-m-mkinme-284524/
Читайте нас: