+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 Май 2020, 21:10

Тимер юллар үсеше арытаба да дәвам итәргә тиеш

Владимир Путин тимер юл транспортындагы мәсьәләләр белән кызыксынды. Президент Владимир Путин "РЖД" тимер юллар идарәсе генеральный директоры Олег Белозеров белән очрашты.

Алар Русия тимер юлларындагы хәлләр турында фикер алышты. Компаниянең инвестицион эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде. Олег Белозеров әйтүенчә, соңгы елларда тимер юлларын үстерүнең кайбер юнәлешләре буенча алдынгы урыннарга чыкканбыз. Мәсәлән, алар арасында экологияне саклау, поездларның тизлеген үстерү күрсәткечләре яхшырган. Владиммр Путин арытаба да тимер юл транспортын үстерүне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады, әмма анда салыначак чыгымнар реаль нәтиҗә китерергә тиеш, диде ул.
Фото:kremlin.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Timer-yullar-seshe-aritaba-da-d-vam-it-rg-tiesh-286368/
Читайте нас: