"Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең легендар, тарихи парады, Кызыл мәйданнан Мәскәү янында сугышкан һәм Сталинградны саклаган, Европаны азат иткән, Берлинны штурмлаган сугышчылар узган көнне башкарырга тиеш", - диде Путин оборона министры Сергей Шойгу белән эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча. Дәүләт башлыгы Җиңү парадына әзерлекне башларга һәм анда катнашучыларның сәламәтлегенә янаган хәвеф-хәтәрләрне кисәтергә боерды. Оборона министры Сергей Шойгуга Президент иң катгый хәвефсезлек режимын тәэмин итәргә кушты. Ул, шулай ук, "Үлемсез полк" маршын 26 июльдә, Хәрби-Диңгез флоты көнендә үткәрергә тәкъдим итте.