+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 Май 2020, 11:00

Тавыш бирү көне әлегә билгеле түгел, шулай да әзерлек эшләре бара

21 майда РФ Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне тәэмин итү буенча карар чыгарды.

Комиссия әгъзалары гомумхалык тавыш бирүенә әзерләнүгә бер айдан да ким вакыт кирәк булачак һәм ул Президент Указы белән билгелән көнне үтәчәк диделәр.
Республиканың Иҗтимагый палатасы тавыш бирү барышына иҗтимагый контрольне оештыру буенча эш алып бара.
"БРның Иҗтимагый палатасы 22 иң эре иҗтимагый берлешмәсе һәм НКО белән килешүләр төзеде. Бу - профсоюзлар, яшь сәясәтче студентлар лигасы, һөнәрчелек палатасы, волонтерлык хәрәкәте, инвалидлар берләшмәләре һәм булачак тавыш бирүдә үз күзәтүчеләрен тәкъдим итәргә әзер булган башка күп кенә оешмалар. Иҗтимагый, сәяси оешмалар вәкилләре дә, физик затлар да күзәтүче була ала", - диде БРның Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина.
Конституция буенча гомумрусия тавыш бирү барышын иҗтимагый контроль белән тәэмин итү өчен берничә сәяси партия дә үз вәкилләрен җибәрәчәк. «Русия патриотлары» сәяси партиясенең Башкортостан төбәк бүлеге комитеты рәисе Заһир Хәкимов:
“Русия патриотлары” партиясе бер ай элек БР Иҗтимагый палатасы белән килешүгә кул куйды һәм хәзер безнең активистлар (ә бездә республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә үз вәкилләребез бар) Конституциягә төзәтмәләр буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара. Без, һичшиксез, үз күзәтүчеләребезне чыгарачакбыз. “Русия патриотлары” төзәтмәләр мөһим, актуаль, дип саный. Без бу төзәтмәләрне кабул итүгә яклы”, - дип белдерде.
Республиканың Иҗтимагый палатасы, партияләр һәм башка иҗтимагый оешмалар булачак гомумрусия тавыш бирүдә күзәтүче булырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә. Гаризалар формасы һәм башка документлар https://op.bashkortostan.ru/ сайтында урнаштырылган.
Элегрәк кайбер федераль мәгълүмат агентлыклары Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 24 июньдә яки 8 июльдә булырга мөмкин дип хәбәр иткән иде. Бу мәсьәлә буенча ахыргы карар әле кабул ителмәгән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Tavish-bir-k-ne-leg-bilgele-t-gel-shulay-da-zerlek-eshl-re-bara-288529/
Читайте нас: