+12 °С
Облачно
Сәясәт
30 Мая 2020, 19:25

"Уфада медицина ярдәменең яңа эрасы башлана"

Бүген, 30 майда, Уфага эш сәфәре белән Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килде. Аэропортта аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика башкаласында министр медицина учреждениеләре төзүнең алдынгы тәҗрибәсе һәм коронавируска каршы көрәш эшен уңышлы оештыру белән танышыра.

– Бүген без үпкә авырулы пациентларга ярдәм күрсәтүдә яңа алымнар кулланылучы яңа үзәк ачарга һәм заманча стандартлар буенча яңа медицина ярдәме эрасын башларга ниятлибез, – диде Михаил Мурашко.

Уфага Михаил Мурашко белән бергә Федераль мотлак медицина страховкасы фонды рәисе Елена Чернякова да килде.

Фото: Динар Калимуллин
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Ufada-meditsina-yard-mene-ya-a-erasi-bashlana-295358/
Читайте нас