Мәсәлән, халыкка тавыш бирү көненә кадәр 6 тәүлек эчендә тавыш бирү мөмкинлеге булачак. Шулай ук өйдә яки яшәгән урыннарында да тавыш бирә алалар. Шул ук вакытта төп игътибар санитар-эпидемиологик нормаларны һәм хәвефсезлек чараларын үтәүгә биреләчәк. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (347) 280-95-06, (347) 280-96-34 телефонына шалтыратырга мөмкин.
2020 елның 4 июненнән 3 июльгә кадәр "кайнар линия " эшли.
"Кайнар линия "нең эш вакыты :
эш көннәрендә – 10:00 - 13:00, 14:00 - 20:00,
ял көннәрендә - 10:00-14: 00,
24 Июнь - 16: 00 - 20: 00,
1 июль - 08:00 - 20: 00,
2 июль - 10:00 - 14:00,
3 июль - 10:00 - 14:00.
- Шулай ук тавыш бирү вакытында бер-берең белән очрашмау чаралары турында да уйланылган. Сайлау урыннарында комиссия әгъзалары тавыш бирүчеләр белән мөмкин кадәр азрак элемтәдә тору өчен барлык чараларны да исәпкә алачак, - ди БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.
Исегезгә төшерәбез, быел, ягъни 2020 елның гыйнварында ил башлыгы Владимир Путин федераль җыелыш алдында еллык юллама белән чыгышында Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тәкъдим иткән иде.