+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 гыйнвар 2021, 14:40

Владимир Путин өч яклы сөйләшү үткәрде

Кремльдә Владимир Путин башлангычы буенча Русия Федерациясе Президенты, Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры Никола Пашинянның өч яклы сөйләшүләре узды.

2020 елның 9 ноябреннән Таулы Карабах буенча Әзербәйҗан, Әрмәнстан һәм Русия лидерлары Белдерүен гамәлгә ашыру барышы, төбәктә булган проблемаларны хәл итү буенча алдагы адымнар, хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән районнарда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү, шулай ук сәүдә-икътисади һәм транспорт элемтәләрен ачу һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Консультация нәтиҗәләре буенча Владимир Путин, Илһам Алиев һәм Никол Пашинян Әзербайҗан Республикасы Президенты, Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры һәм Русия Федерациясе Президенты Белдерүенә кул куйды.
Өч ил лидерлары шулай ук матбугат өчен белдерү ясадылар.

Фото: kremlin.ru.
#ВладимирПутин
Читайте нас: