-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 гыйнвар 2021, 10:55

"Сыйфатлы үсеш тәэмин итәргә кирәк..."

Русия Президенты Владимир Путин "Русия һәм дөнья пандемиядән соң" XII Гайдар форумында катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде, аның темасы аеруча актуаль һәм кирәкле, дип билгеләп үтте.

- Узган елда безнең ил һәм бөтен дөнья коронавирус эпидемиясе белән очрашты. Ул кешеләр тормышы һәм иминлеге өчен җитди куркыныч, милли икътисадлар һәм күп кенә төп тармаклар - сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, кече һәм урта бизнес, хезмәт күрсәтү секторлары өчен моңарчы күрелмәгән сынау булды.

Бүген безгә проблемалардан сакланырга, хезмәт активлыгын һәм хезмәт базарын тергезү өстендә эшләргә генә түгел, ә барлык юнәлешләр буенча сыйфатлы үсеш тәэмин итәргә кирәк, шул исәптән гражданнар керемнәрен арттыру, инфраструктура һәм экологик бурычларны хәл итү, барлык өлкәләргә алдынгы санлы технологияләр кертү. Һәм шуңа күрә "Русия һәм дөнья пандемиядән соң" форумы темасы актуаль дип саныйм, - диде Влалимир Путин.

Президент билгеләгәнчә, форум һәрвакыт яхшы аудитория җыя, Русия һәм башка илләр өчен мөһим проблемаларны экспертлар белән берлектә чишәргә мөмкинлек бирә.

Фото: РИА Новости сайтыннан
#ВладимирПутин
Читайте нас: