+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2021, 13:40

Евразия икътисадый берлеге нихәлдә?

Бердәм шартлар тормышны яхшыртыр, дип фаразлана.Владимир Путин Евразия икътисадый берлеге (ЕАИБ, русча – ЕАЭС) пространствосында интеграцион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Киңәшмә стратегик мөһим, өстенлекле темага – интеграцион процессларны үстерүгә багышланды. Билгеле булуынча, Русия Федерациясе һәм партнер илләр 6 ел элек Евразия икътисадый берлеген төзегән иде.
Бу вакыт эчендә, катлаулы тышкы конъюнктурага карамастан, күп нәрсәләр эшләнгән. Әйтик, 2019 елда Берлек дәүләтләренең үзара товар әйләнеше 2015 ел белән чагыштырганда 35 процентка арткан һәм 61,6 миллиард доллар тәшкил иткән. Кайбер фаразларга карамастан, Русиянең тышкы сәүдәсендә ЕАИБ илләре өлеше 2015 елда 7,8 проценттан 2020 елда 8,6 процентка кадәр арткан. ЕАИБ әгъзалары булган илләрнең тышкы сәүдәсе үсеше 27 процент тәшкил иткән.
Берлек әгъзалары булган дәүләтләр арасында бәйләнешнең уңышлы булуы дарулар һәм медицина эшләнмәләре җитештерү һәм әйләнешендә күренде. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ЕАИБ илләрендә барлык дару чараларын теркәү бердәм кагыйдәләр һәм процедуралар буенча гамәлгә ашырыла. Коронавирус эпидемиясе шартларында бу бик мөһим.
В.Путин билгеләвенчә, ЕАИБның гомуми финанс базарын формалаштыру концепциясе дә расланган. Гомуми электр энергетикасы базарын булдыруга әзерлек алып барыла. Газ, нефть һәм нефть продуктларының гомуми базарларын формалаштыру кебек катлаулы программаны гамәлгә ашыру башланган.
Әлбәттә, коронавирус эпидемиясе, аның нәтиҗәләре дәүләтләрнең икътисадый һәм социаль торышына зур йогынты ясаган. Тулаем эчке продукт, сәнәгать җитештерүе, сәүдә күләмнәре кимегән. РФ Президенты фикеренчә, хәзер интеграция механизмнарын кулланырга, эшлекле активлыкны торгызырга, мәшгульлекне үстерүгә, димәк, кешеләрнең керемнәрен арттыруга ирешергә кирәк.
#ВладимирПутин
Читайте нас: