+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 гыйнвар 2021, 17:00

Путин торак бәяләрен тигезләргә чакырды

Русия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә барышында торак базарында бәяләрне тигезләргә чакырды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Дәүләт башлыгы кайбер төбәкләрдә дисбаланс барлыкка килүен һәм бәяләрнең сизелерлек үсүен ассызыклады.
Русия 2020 елда ипотека “бум”ы кичерде. Фатир алып өлгерә алмаганнарга нишләргә? Путин мәсьәләне күчемсез милек базарында тәкъдимнәрне арттыру ярдәмендә хәл итәргә кушты һәм максатка ирешү өчен нинди чаралар күрергә мөмкинлеген ишеттерүне сорады. Дәүләт башлыгы 2021 елда төзелеш өлкәсендә елына 120 миллион квадрат метр дәрәҗәсендәге темпларга чыгу мәсьәләсе торуын билгеләде.
Президент 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасының мөһимлеген дә бәяләде. Путин сүзләренчә, бу чара төзелеш тармагына ярдәм күрсәтте һәм торак йортларны файдалануга тапшыру күләмен арттырды. 350 меңгә якын гаилә файдаланган. Шулай да, нәтиҗәләргә карамастан, дәүләт башлыгы базарда һәркем мөмкинлегенә җавап биргән вариантларның җитешмәвен билгеләде.
Фото: Русия Президентының матбугат хезмәте
#ВладимирПутин
Читайте нас: