+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 гыйнвар 2021, 14:15

Владимир Путин Уфа студентының Геленджикта Президент сарае турындагы соравына җавап бирде

Русия Президенты Владимир Путин Уфа дәүләт нефть техник университетының 3нче курс студенты Даниил Чемезовның Геленджиктагы Президент сарае турында видео хакындагы соравына җавап бирде.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, ул үзе фильмны карамаган, чөнки буш вакыты булмаган, әмма ярдәмчеләр китергән видеоподборкаларны күргән.
"Анда минем милек сыйфатында күрсәтелгән нәрсәләрнең берсе дә минеке һәм минем якын туганнарымныкы да түгел, һәм беркайчан да аларныкы булмады. Беркайчан да", - диде Владимир Путин Русия Студентлар көне уңаеннан 25 гыйнварда югары уку йортлары студентлары белән туры эфир вакытында.
Ил Поезиденты әйтүенчә, хәзер, дөньяда күчемсез милек объектлары миллионнар һәм миллиардлар торганда, һәрвакыт кайдадыр ниндидер документлар, нотариуста рәсмиләштерү, финанс документлары калырга тиеш иде. Бу күчемсез милек мәсьәләсе инде ун ел дәвамында куертыла.
Фото: "Башинформ"
#ВладимирПутин
Читайте нас: