-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 гыйнвар 2021, 16:25

Иртәгә Радий Хәбиров Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

28 гыйнварда сәгать 11.00дә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Туры трансляцияне БСТ, “Сәләм”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа” һәм UTV телеканалларында, шулай ук YouTube һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

Республика Башлыгының еллык Юлламасы - төбәк үсешенең төп юнәлешләрен сәяси һәм икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, якындагы перспективада билгеләүче мөһим документ.

Юллама төбәк тормышының барлык аспектларын үз эченә ала - законнар базасы, икътисад, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының төрле тармаклары, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә торышы.

Республика җитәкчесенең бу мөһим сәяси чыгышын игътибарсыз калдырмагыз!

Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/Irt-g-Radiy-H-birov-Yullama-bel-n-m-r--gat-it-ch-k-651179/
Читайте нас: