+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2021, 17:20

"Волонтерлар - алгы сызыкта булды"

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Төбәк Башлыгы сүзен узган 2020 елга йомгак ясаудан башлады. Әлбәттә, төп фикер - коронавирус инфекциясе белән көрәш турында булды. Радий Хәбиров бу катлаулы чорда инфекция белән көрәшкән, халыкка ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
"Без шундый бердәм булганга гына зур югалтулар кичермәдек, икътисадның бөлгенлеккә төшүенә юл куелмады", - диде ул.
Радий Фәрит улы пандемия чорында зур ярдәм күрсәткән волонтерларга аерым рәхмәтен белдерде. Аларның өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек, дарулар җиткерүен һәм башка төрле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер булуын сызык өстенә алды.
- Мин мохтаҗларга ярдәм иткән волонтёрларыбыз, хезмәт коллективларыбыз, эшкуарларыбыз, җәмәгать оешмалары белән горурланам. Алар өлкәннәрне азык-төлек җыелмалары һәм дарулар белән тәэмин итте. Ялгыз картлар һәм инвалидлар турында кайгыртты, табибларны бушлай авырулар янына баруны оештырыды.
Табиблар белән беррәттән, йогышлы авырулар госпитальләрендә, мәктәпләрдә антиковид инспекторлар булып эшләгән студент-медиклар белән горурланам, - диде ул.
Арытаба Радий Хәбиров студент, волонтёр Кристина Спиридонованы игътибарга алды. Ул волонтерлар эшен координацияли, кешеләргә актив ярдәм күрсәтә. Русия Президенты грамотасы белән бүләкләнгән. Сүз уңаеннан, Кристина - фристайл буенча халыкара класслы спорт мастеры, Кореядәге Олимпия уеннарында катнашучы, Красноярскидагы бөтендөнья Универсиадасы призеры.
- Сезнең активлыгыгыз һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт, - диде республика Башлыгы.
Фото: pobeda.rbsmi.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Radiy-H-birov--Evraziya-f-nni-m-garif-z-ge-respublikaga-talantlarni--lep-it-ch-k-652881/
Читайте нас: