+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 февраль 2021, 11:10

“Ковид паспортлары” булачакмы?

Русиядә 3098 вакцинация пункты эшли.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды.
Анда гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм башка кайбер актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова коронавирус инфекциясенә каршы массакүләм прививка ясау кампаниясенең барышы һәм «ковид паспортлары» кертү турында дискуссияләр турында сөйләде:
– Русия Федерациясе территориясендә халыкка массакүләм вакцинация үткәрү турында йөкләмә биргән мизгелдән икенче атна тәмамлана. Массакүләм вакцинациянең максаты – коллектив иммунитет формалаштыруга ирешү. Галимнәребез фикеренчә, без илебезнең 60 процентында (18 яшькә кадәрге гражданнар һәм авыручылардан тыш) коллектив иммунитет формалаштырырга тиеш. Русия Федерациясе кануннары нигезендә, вакцинация түләүсез һәм ирекле. Шулай ук бездә көн саен прививкалар ясау пунктлары саны арта бара. Башта аларның саны 1300дән бераз артык иде, хәзер 3098 вакцинация пункты эшли, соңгы тәүлек эчендә аларның саны 122гә артты, чөнки без ил төбәкләренә вакцина китерү күләмен арттырабыз, – диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова. Ул “ковид паспортлары” кертү ихтыяҗы юклыгын да билгеләде. Аны булдыру вакцинаны мәҗбүри ясату тойгысы уятуын әйтте.
Фото: 9111.ru
#ВладимирПутин
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/news/Kovid-pasportlari-bulachakmi-653790/
Читайте нас: