+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 февраль 2021, 13:20

Русиядә Математика елы да булачак

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында “Русиянең Ел укытучысы” конкурсы лауреатлары белән очрашты.

Әлеге конкурс 90нчы елларда ук башланды, башта “СССР Ел укытучысы”, аннары “Русия Ел укытучысы”на әйләнде.
Финалга чыккан укытучыларның 17се – тарих һәм җәмгыять белеме, 15е – урыс теле һәм әдәбияты, 13е – чит телләр, җидесе – башлангыч сыйныф математика укытучылары, алтысы – биология, бишесе – физкультура, дүртесе – физика, өчесе – информатика, химия, география, берәре технология һәм музыка укытучылары. Конкурс өч этапта үткәрелде.
– Кеше кем булып үсүе, аның нинди булачагы нәкъ менә мәктәп укытучысына, остазына бәйле. Укытучы балада белемгә карата кызыксыну уятып кына калмыйча, аның талантын һәм сәләтен ачырга да ярдәм итә ала.
Заманча технологияләр ничек кенә алга барса да, алар, әлбәттә, тере аралашуны алыштыра алмыйлар – соңгы вакытта без моны күп тапкыр искә алдык. Бу, чыннан да, укучының һәм укытучының уртак иҗаты. Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә остазның роле мәңге мөһим булып калачак. Пандемия, эпидемия, дистанцион укыту вакытында без моңа тагын бер кат инандык, – диде Владимир Путин.
Президент сыйныф җитәкчеләренә түләүләргә генә дә, ә бу 800 мең кеше, яки мәктәп укытучыларының гомуми саныннан 75 процентка якыны, якындагы өч елда укытучылар армиясенә ярдәм итүгә 225 миллиард сум акча бүленәчәген әйтте.
Ул шулай ук Русиядә алдагы елларның берсе Математика елы булу ихтималлыгын да белдерде.
Русия Президенты милли телләр укыту турында фикерләрен белдереп: “Без Русия Федерациясе халыкларының, барлык этносларның телләре дә дәүләт тарафыннан зур игътибардан һәм зур ярдәмнән файдалансын өчен барысын да эшләячәкбез”, – диде.
Фото: Кремлин.ру
#ВладимирПутин
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/news/Rusiyad-Matematika-eli-da-bulachak-661897/
Читайте нас: