+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 февраль 2021, 14:30

Путин “күңел күтәрүче” газ турында законга кул куйды

Аны пропагандалаган һәм законсыз рекламалаган өчен штрафлар каралган.

Русия Президенты Владимир Путин “күңел күтәрүче” газны (азот закисе) пропагандалаган һәм законсыз рекламалаган өчен административ җаваплылык турындагы законга кул куйды.
Бу матдәне пропагандалаган яисә законсыз рекламалаган өчен гражданнарга бердән ике мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфа биләүче кешеләрдән 10-20 мең сум штраф түләттереләчәк. Шундый ук күләмдәге штрафлар шәхси эшкуарлар өчен дә билгеләнгән. Юридик берәмлекләр 150 мең сум акчаларын югалтырга мөмкин.
Мондый хокук бозулар өчен шәхси эшкуарларның һәм юридик берәмлекләрнең эше 30 тәүлеккә кадәр туктатылырга мөмкин.
Законга ярашлы, штрафлар “күңел күтәрүче” газны пропагандалаган, шул исәптән интернетта, тәгаенләнеше буенча кулланмаган өчен каралган.
Декабрь ахырында Владимир Путин гадәттә күңел ачу максатларында кулланылган азот закисен рекаламалауны, җитештерүне, сатуны тыйды. Шулай ук, 1 гыйнвардан медицина, сәнәгать, техник куллану өчен булмаганда, аны җитештерү һәм тарату чикләнә.
Фото: Михаил Климентьев / РИА Новости
#ВладимирПутин
Читайте нас: