+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 февраль 2021, 10:30

Указлар һәркемгә барып җитәргә тиеш

Русия Президенты Владимир Путинның 2012 елның май указларын үтәү бюджет өлкәсендә эшләүче һәр хезмәткәрнең мәнфәгатьләрен саклау ягыннан аерым өйрәнүне таләп итә, дип хәбәр итәләр ТАСС агентлыгына Русия Исәп палатасыннан.

Президентның 2012 елның май Указлары нигезендә, табибларның, профессор-укытучылар составының һәм фәнни хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 2018 елга төбәк буенча уртача хезмәт хакының - 200 процентына, ә урта медперсоналның һәм социаль хезмәткәрләрнең - 100 процентка җитәргә тиеш иде. Узган атнада Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән уздырган киңәшмәсендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү үзәк тема булды. Дәүләт башлыгы бу өлкәдәге проблемаларны хәл итүне таләп итте һәм "статистикада уйнамаска" чакырды.

"Май указларының үтәлеше һәр аерым хезмәткәрнең мәнфәгатьләрен яклау күзлегеннән - аерым өйрәнү таләп итә торган мәсьәлә. Президент тарафыннан бирелгән йөкләмә нәтиҗәләре буенча Хөкүмәткә төбәкләр белән берлектә барлык өлкәләрдә һәм илнең барлык төбәкләрендә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе белән бәйле эшләр торышын өйрәнергә һәм һәр конкрет белгечкә барып җитәргә тиеш", - дип хәбәр итәләр ТАСС ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: "Кремлин.ру"
#ВладимирПутин
Читайте нас: