+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 февраль 2021, 17:25

Путин белән Лукашенко ни хакында сөйләшкән?

Русия Президенты Владимир Путин Белоруссиядәге коллегасы Александр Лукашенко белән очрашканнан соң аның белән телефоннан да сөйләште.

Лукашенконың матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, сөйләшүнең төп темалары – салым системасының функцияләре, хәрби-сәнәгать комплексында кооперация мәсьәләләре, уртак оборона системаларын көчәйтү, заманча шартларда матбугат чараларының эше булган.
“Союз дәүләтендә кешеләрнең һәм хуҗалык итү субъектларының тормыш шартларын тигезләү” – Белоруссия Президентының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, ике лидер менә ни хакында сөйләшкән.
Путин белән Лукашенко 22 февральдә Сочида очраштылар. Сөйләшү барышында Белоруссия лидеры Путинга республика икътисадына ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм “Мәскәүдән алынган акчаларның “җилгә очмавын” билгеләде.
Сәясәтчеләр чаңгыда да йөрде.
Фото: Алексей Дружинин / РИА Новости
#ВладимирПутин
Читайте нас: