+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 март 2021, 12:15

Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турында указга үзгәрешләр кертте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясе нигезендә, кинотеатрлар, театр-концерт оешмалары, мәдәният йортлары санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәгәндә һәм тамашачылар урыннарын тутыруны залның сыйдырышлылыгының 85 процентыннан да арттырмыйча эшли ала.
Төнге клублар (дискотекалар) һәм башка шундый ук объектлар шулай ук санитария нормаларын төгәл үтәгәндә һәм аларны тутыруны сыйдырышлылыкның 85 проценттан арттырмаган очракта эшли ала.
Премьер-Лига, Континенталь хоккей лигасы, һөнәри спорт командалары арасында Русия чемпионатының башка матчлары, шулай ук башка ярышлар һәм спорт чаралары, клублар арасында футбол буенча Русия чемпионаты матчларын үткәрү трибуналарны 85 процентка тутырган очракта рөхсәт ителә.
Шул ук вакытта 200дән артык кеше катнашлыгындагы эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын күчерергә тәкъдим ителә.
Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/Radiy-H-birov-yugari-zerlek-regimi-turinda-ukazga-zg-reshl-r-kertte-695874/
Читайте нас: