+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 март 2021, 15:00

Владимир Путин ТАССның генеральный директорын котлады

Русия Президенты Владимир Путин ТАССның генеральный директоры Сергей Михайловны 50 яшьлек юбилее белән котлады, агентлык җитәкчесенең тәҗрибәсе һәм энергиясе киләчәктә дә ТАССны уңышлы үстерергә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.

“Сезнең һөнәри белемнәрегез, тәҗрибәгез һәм иҗади энергиягез киләчәктә дә ТАСС үсешенә һәм, дөньяның иң эре мәгълүмат агентлыкларының берсе буларак, аның позицияләрен ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам”, - диелә котлау телеграммасында.

Дәүләт башлыгы шулай ук Сергей Михайловның журналистикада күптән һәм уңышлы эшләвен һәм хаклы рәвештә югары, бәхәссез абруйга ия булуын билгеләп үтте.

Фото: ТАСС
#ВладимирПутин
Читайте нас: