+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
11 октябрь 2019, 21:42

Атларда җилеп кенә!

Уфаның "Акбузат" ипподромында «Терра Башкирия» ат-спорт турнирының финал ярышлары нәтиҗәләре билгеле булды.

Ат чабышларында 12 сайлап алу этабы җиңүчеләре: Башкортстанның Дуван, Илеш, Дүртөйле, Белорет, Федоровка, Кыйгы, Бишбүләк, Стәрлетамак, Куергазы, Күгәрчен, Борай һәм Хәйбулла районнарыннан жокейлар катнашты.
Турнир җиңүчесе ике чабыш нәтиҗәләре буенча билгеләнде.
Башкала мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә, Күгәрчен районыннан Динис Корбанаев җиңүче дип табылган.
Икенче урынны Куергазыдан Айбулат Әбдрәхимов алды, өченчелек — Хәйбулла районыннан Виталий Роголевта. Җиңүчеләр өчен приз фонды - 750 мең сум.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/bashkortstanga-100-el/atlarda-ilep-ken-/
Читайте нас: