+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2019, 19:32

Уфадан шахматчы-паралимпияче Сочидагы турнирда җиңү яулады

Спортчы-паралимпияче тазалыгы чикле кешеләр арасында XVII “Сочи-2019” халыкара-спорт фестивалендә шахмат буенча җиңү яулады.

“Тулпар” клубы вәкиле Әмир Газиев, тугыз партиянең тугызында җиңеп, фестивальнең абсолют җиңүчесе исемен алды. Шашкада Әмир “бронза” призер булды.
Терәк-хәрәкәт аппараты зарарлануына карамастан, спортчы берничә ел инде Уфаның 23нче спорт мәктәбендә республиканың көчле тренерларының берсе, мастер Роза Фиде җитәкчелегендә актив шөгыльләнә. “Мин Әмирнең ихтыяр көченә һәм шахматларга булган сөюенә шаккатам. Мөмкинлек чыгу белән ярышларда катнаша. Күнекмәләр нәтиҗәсендә ул башта шахмат буенча өченче, а аннан соң икенче зурлар разрядын алды”, - диде тренер. Афарин, Әмир!
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sport/ufadan-shakhmatchy-paralimpiyache-sochidagy-turnirda-i-yaulady/
Читайте нас: