-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
31 октябрь 2019, 15:12

Кыйгы кызы - Европа чемпионы!

13 яшьлек кызны бөтен район каршы алды.Минара Шаһбанова Португалиядә каратэ буенча узган ярышларда зур җиңү яулады. Яшь кыз киокушин каратэ – (KWF) — The 33rd KWF European Kyokushin Karate Championship 33нче Европа чемпионатында Русиянең данын яклап, зур уңышларга иреште.

Порту шәһәрендә узган ярышларда Европаның 20 иленнән килгән спортчылар катнашты. Русия данын 14 кеше яклады. Аларның берсе – Югары Кыйгы авылы кызы, “Батыр” көрәш клубы әгъзасы – Минара Шаһбанова иде. Туташ бөтен көндәшләрен җиңеп, иң югары бәягә иреште.
Яшь спортчының тренеры Артур Хөснетдинов башта ук җиңүгә максат тотуларын белдерә.
— Минараны бөтен район, сабакташлары, әти-әниләре, “Батыр” клубында тәрбияләнүчеләр каршы алды, ди ул.
“Кызым, бүген сине әниең озата, ә кайтканда бөтен район каршы алырлык булсын!” Әтисенең кызын ярышларга озатканда әйткән шушы сүзләре чынга туры килә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sport/kyygy-kyzy-evropa-chempiony/
Читайте нас: