+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 ноябрь 2019, 18:23

Өлкәннәр сынатмады

7 ноябрьдә «Миякә» спорт-савыктыру комплексында «60+» дип аталган районыбызның төрле авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге кешеләре катнашлыгында спорт бәйрәме үтте.

Өлкәннәр бу бәйрәмне түземсезләнеп көтте. Мәнәвезтамак авылы кешеләре дә чарада катнашу өчен Кыргыз-Миякә авылына юлланды. Ярыш бер тында, бик кызыклы үтте. Шашка буенча Абдуллин Радик абый, 80 яшьтән үткән булса да, беренче урынны алды. Армрестлинг буенча Суфия Зарипова беренче булды. Ук атуда Кашапова Лилиягә тиңнәр булмады, ул беренчелекне яулады. Йөзү буенча Рәзим Гатауллин жинүче булды.

Уеннар разминкадан башланды. Аннары бергәләп аэробикага төштеләр. Өлкәннәр йөгерү, волейбол, баскетбол буенча көч сынашты, берсе дә сынатмады.

«Шундый чаралар, ярышлар күбрәк булсын иде», - диләр алар. Бәйрәмнән өлкәннәр рухи байлык алып, бер-берсе белән аралашып, яхшы кәефтә таралышты

Римма Шамуратова.
Читайте нас: