+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь 2019, 18:38

Уфада көрәшчеләр җыела

Уфада полиция генерал-лейтенанты А.Ф. Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча Бөтенрусия турниры узачак.

15-18 ноябрьдә Башкортстан спорт әзерлеге үзәге дәүләт автоном учреждениесендә полиция генерал-лейтенанты А.Ф. Әхмәтханов истәлегенә багышланган көрәш буенча Бөтенрусия турниры узачак.Ярышлар республикада физик культураны һәм спортны, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, яшь буынны башкорт халкының мәдәни мирасын саклауга җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Турнирда Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Чувашстан, Карачай-Черкес республикалары, Ырынбур, Пермь, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, Ханты-Манси һәм Сахалин автономияле округлары спортчылары катнаша.
Ярышларны ачу тантанасы 16 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә булачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Ufada-k-r-shchel-r-iela-11487/
Читайте нас: