+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 Май 2020, 16:30

Бүген Уфада “Терра Башкирия” ярышлары үтә

Коронавирус изоляциясеннән соң башкалада беренче тапкыр спорт тамашасы уза.

Бүген Уфада коронавирус изоляциясеннән соң беренче тапкыр спорт тамашасы уза. “Акбузат” ипподромында “Терра Башкирия” республика ат-спорт турнирының өченче этабы оештырыла.

Әлегә чара тамашачылардан башка гына үтә, әмма ул турыдан-туры трансляцияләнә. Ат чабышларын биш телеканалда (БСТ, UTV, “Вся Уфа”, Конный мир, “СтартТВ”) һәм социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та республика халкын башкорт токымлы атлар һәм аларның җайдаклары ярышларыннан ләззәт алырга чакырды.

Турнирда Архангель, Бөре, Иглин, Салават районнарыннан җайдаклар катнаша. Ярышлар 12.00 сәгатьтә башланды.

Фото:пресс-служба главы РБ
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/B-gen-Ufada-Terra-Bashkiriya-yarishlari-t-284445/
Читайте нас: