+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2020, 12:20

Безнең Президент булдырыр!

Илдә яшәүче күпләр Президент Владимир Путинның берничә спорт төрендәге уңышлары белән горурлана.

Путин - самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры. Ул «Владимир Путин белән дзюдо өйрәнәбез» дигән DVD-диск та яздырып чыгарган. Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары Владимир Путинны еш кына көчле шәхес буларак күрсәтә: ул әле узышу машинасы руле артында, әле су асты көймәсендә, әле балыкта, әле истребитель штурвалы артында, әле Себер урманында юлбарыслар аулый. Аның сәламәт яшәү рәвеше алып баручы җитәкче образы белән танылуы күңелгә хуш килә.

Русия Президенты Владимир Путин тхэквондоның традицион сугышчан көрәшендә 9нчы дан (дәрәҗә) бирелү турында билге һәм диплом иясе булды. Дөньяда нибары берничә кеше 9нчы дан билбавы белән бүләкләнгән. Алар арасында АКШ, Индонезия, Гондурас, Испания, Хорватия һәм Пакистан илләре җитәкчелеге вәкилләре бар.

Моннан тыш, Путин дзюдо буенча спорт мастеры, спортның бу төрендә Санкт-Петербургның күп тапкырлар чемпионы булган, шулай ук каратэ буенча кара билбавы бар. Самбо һәм дзюдо белән ул 11 яшьтән шөгыльләнә. Узган елның октябрендә Президент дзюдо буенча сигезенче дан алды. Бу спорт төре буенча иң югары осталык билгесе - 10нчы дәрәҗә.

Владимир Путин, шулай ук, тау елгаларында рафтинг спорты белән шөгыльләнә, күптән тау чаңгысы спорты белән мавыга. 2010 елда ул "Формула-1" болиды руленә утырган һәм Ленинград өлкәсендә махсус трассада сәгатенә 260 километр тизлектә барган узышу машинасы белән идарә иткән.

Сәламәт тәндә - сәламәт рух! Безнекеләр булдырыр!

Фото:https://www.softmixer.com/
#ВладимирПутин
Читайте нас: