+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2020, 11:50

"Без моны бәйрәм кебек көтәбез"

13 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия волейбол федерациясе генеральный секретаре Александр Яременко белән очрашты. Алар Уфада зур волейбол турнирларын уздыру һәм спорт инфраструктурасын үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин һәм «Урал» волейбол клубы президенты Валерий Багметов катнаштылар.

Александр Яременко билгеләп үткәнчә, Русиядә волейбол акрынлап паузадан чыга, ул коронавирус пандемиясе белән бәйле иде. Клублар эшкә кереште, август ахырында сезон алды турнирлары узачак.

- COVID-19 пандемиясе аркасында агымдагы елда Уфада узарга тиешле Милләтләр лигасының Русия этабы киләсе елның июненә күчерелде. 2022 елда Уфада дөнья чемпионаты узачак. Без Уфа бу турнирны, гадәттәгечә, иң югары дәрәҗәдә кабул итәчәген аңлыйбыз. Барысы да Башкортстанда 2018 елда Милләтләр волейбол лигасы этабының нинди булганын хәтерли. Бу бик яхшы оештыру да, тамашачылар саны буенча рекордлар да, - диде Александр Яременко.

Радий Хәбиров ярышларның план нигезендә узачагына ышаныч белдерде.

– Боларның барысы да булыр дип ышанабыз. Без моны бәйрәм кебек көтәбез, - диде Радий Хәбиров

Республикада балалар-яшүсмерләр спортын үстерү турында сөйләгәндә Александр Яременко яшь уенчыларны әзерләүнең җайга салынган системасын билгеләп үтте. Ул үз тәрбияләнүчеләре хисабына туплана торган «Урал» клубы тәҗрибәсен, шулай ук «Волейбол - һәр ишегалдында» программасын югары бәяләде.

Радий Хәбиров Уфаның Калинин районында "Урал-Арена " волейбол комплексын төзү планнары турында сөйләде.

- Волейбол сараен без проектладык, әкренләп төзи башлаячакбыз. Аңлашыла ки, коронавирус аркасында срокларны озайтырга туры киләчәк, ләкин без аны барыбер төзиячәкбез, - диде ул.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Bez-moni-b-yr-m-kebek-k-t-bez-409959/
Читайте нас: