+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
3 сентябрь 2020, 11:25

Чираттагы хоккей мизгеле старт алды

Кичә, 2 сентябрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары, тренерлары һәм җитәкчелеге белән очрашты һәм яңа мизгелдә уңышлар теләде.

– Республиканың барлык җанатарлары исеменнән сезне сәламлим. "Салават Юлаев" безнең барыбызга да кадерле һәм без сезнең өчен һәрвакыт чын күңелдән җан атабыз. Билгеле сәбәпләр аркасында узган сезон бик катлаулы булды. Сез, безне плей-оффтагы яхшы уеныгыз белән сөендердегез. Тик коронавирус пандемиясе аркасында ярышны тәммамлап булмады. Барыбер сезгә узган сезон өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да зур рәхмәт! Хоккей клубы республика халкы өчен бик мөһим. Шуңа күрә клубка Хөкүмәт тарафыннан ярдәм итүдә бернинди проблема да булмаячак, - дип белдерде Радий Хәбиров очрашу вакытында.
Республика Башлыгы Роспотребнадзор билгеләгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәклеген искәртте. Очрашу ахырында Радий Хәбиров Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sport/Chirattagi-hokkey-mizgele-start-aldi-437865/
Фото: Башинформ
Читайте нас: