+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
6 октябрь 2020, 10:55

Грек-рим көрәшчеләре, без сезне көтәбез!

Тиздән Башкортстанга илнең 34 төбәгеннән 300дән артык көчле көрәшче килүе көтелә.

8-11 октябрьдә Уфада Р. А. Баталова исемендәге Башкортсан Спорт әзерлеге үзәгендә республика Башлыгы призына ирләр арасында спорт (грек-рим) көрәше буенча шәхси һәм команда зачетына Русия Кубогы узачак. Спорт форумында грек-рим көрәшенең 10 авырлык категориясендә Русия Федерациясенең 34 төбәгеннән 300дән артык иң көчле көрәшче катнашачак.

Ярышлар 9-11 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр узачак.


Спорт көрәше буенча Русия Кубогы кысаларында Уфада Башкортстан Республикасы Башлыгы Олимпия чемпионнары белән очрашачак.



Фото: "Башинформ"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Grek-rim-k-r-shchel-re-bez-sezne-k-t-bez-485011/
Читайте нас: