+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 октябрь 2020, 11:40

Уфада беренче онлайн велоквест узачак

30 октябрьдә Башкортстан Велосипедчылары берлеге "Европа-Азия" велосукмагы проекты кысаларында "Урал таулары илчелеге" белән берлектә чираттагы велоквест үткәрә.

Бу юлы ул онлайн-форматта үткәрелә. Квестта катнашучыларга махсус күрсәтелгән нокталар буенча үтәргә һәм шәһәр интерьерының яисә дизайнының, архитектурасының үзенчәлекле элементларын табарга кирәк.

Квестта командалар катнаша, бер командада 1-5 кеше булырга мөмкин.
Квест 19: 00 сәгатьтә башлана, ахыры - 21: 00 сәгатьтә. Әгәр сезнең әлегә команда юк икән, катнашучы буларак теркәлегез, команда сезне табар!

Квестта катнашу өчен:

1. https://www.velo102.ru/#quest сылтамасы буенча теркәлү узарга;
2. Теркәлү узганнан соң үз командаңны формалаштырырга, яки әзер командага кушылырга.
3. Махсус чатка кушуны көтәргә. Аларда үзеңә команда табарга мөмкин булачак.
4. Онлайн-брифинг тыңларга (Велоуфа Инстаграмында үткәреләчәк https://www.instagram.com/veloufa/) һәм квест биреме алырга.

Велоквестта катнашучылар өчен "Урал таулары илчелеге" кайнар чәй эчәргә мөмкин булган энергетика ноктасы оештыра. Шунда ук велоквест штабы да урнашачак. Исегезгә төшерәбез, барлык катнашучыларга да социаль дистанцияне үтәргә, битлек һәм перчаткаларда булырга кирәк. Шулай ук хвефсезлекне тәэмин итү максатларында якты кием-салым, фонарьлар һәм велошлемнар кулланырга кирәк.

- Без бу квест ярдәмендә катнашучылар үзләре өчен шәһәр үзәген бөтенләй көтелмәгән яктан ача алыр дип ышанабыз, - дип уртаклаша оештыручылар.
Велоквестта катнашу бушлай.

Мәгълүм булуынча, «Европа-Азия» велосукмагы проекты Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында җиңүче булды һәм Башкортстан Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды канаты астында тормышка ашырыла.

Фото: www.rgo-rb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Ufada-berenche-onlayn-velokvest-uzachak-520653/
Читайте нас: