+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2021, 10:45

Гимнастларыбыз зур уңышлар белән кайттылар

Ял көннәрендә Мәскәүдә һава-спорт гимнастикасы буенча VII ачык кубок ярышлары узды. Башкортстан вәкилләре әлеге бәйгеләрдә беренче тапкыр катнашты.

Республика гимнастлары уңышлы чыгыш ясап, 12 медаль яулап кайттылар. Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгедә Русиянең һәм БДБ илләренең 7 яшьтән 45 яшькә кадәр 500 дән артык спортчысы катнашты.
“Кубок үзенең югары дәрәҗәдәге оештырылуы белән дан тота, катнашучылар өчен иң яхшы шартлар тудырыла. Безнең спортчылар беренче тапкыр катнаштылар һәм без шунда ук 12 призлы урынга ирешүебезгә бик шат. Ярышларга барган укучылар күбесенчә безгә 2020 елның август-сентябрь айларында килделәр», - ди “Һава” гимнастика үзәген оештыручысы һәм җитәкчесе Анастасия Ульчева. Бу Уфада беренче һава гимнастикасы мәктәбе һәм ул безнең төбәктә чагыштырмача яңа спорт төрен популярлаштыруга юнәлтелгән.
“Һава” гимнастика үзәге - бу спорт төрендәге ике зур һәм әһәмиятле федерацияләрнең рәсми вәкиле. (Һава спорт гимнастикасы федерациясе һәм Халыкара һава спорт федерациясе. Бу Уфада республиканың барлык төбәкләреннән һәм күрше шәһәрләрдән килгән спортчылар катнашында зур масштаблы ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Яшь аралары буенча ялгыз чыгыш ясаучылар арасында;
7-9 яшьлек балалар арасында Илона Крузенберг -3 урын
10-11 балалар Иванна Рожок- 3 урын
12-14 балалар Ясмин Мөхтәрова- 1 урын, Самирә Байтурина -2 урын
18-34 Сирена Адамасто -1 урын, Виктория Балянова- 2 урын
15-17 яшүсмерләр Дарья Скоблик -1 урын, Карина Байтурина -2 урын, Полина Сверчкова -3 урын
Һава боҗрасы бәйгесендә:
12-14 балалар Алина Бикбулатова -1 урын
Тиздән безнең республикада да шундый мавыктыргыч спорт төре буенча ярышлар күрә алачакбыз.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sport/Gimnastlaribiz-zur-u-ishlar-bel-n-kayttilar-678671/

Фото: Башинформ
Читайте нас: