Шимбә көнне Большунов скиатлонда беренче тапкыр дөнья чемпионатының алтын медален яулады.
"Сезне триумфыгыз белән котлыйм! Сез бик киеренке спорт көндәшлеге шартларында җиңүгә ирештегез һәм иң мөһим, дәрәҗәле стартларда беренче булырга лаек икәнлегегезне тагын бер кабат исбатладыгыз. Һәм, әлбәттә, тренерларны һәм остазларны, барлык чаңгы ярышларын яратучыларны җиңүләрегез белән сөендердегез!", - диелә Кремль сайтында бастырылган котлау телеграммасында.
Фото: rsport.ria.ru