-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2020, 11:45

Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты

Русия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать итте.

Чыгышында ил башлыгы аяусыз чиргә каршы көрәшүче табибларга, шәфкать туташларына, башка медицина хезмәткәрләренә, волонтерларга һәм битараф булмаган һәммә кешегә рәхмәт белдерде.

Эшләмәгән бер атна, шулай ук халыкны изоляцияләү безгә эпидемиягә каршы үзебезнең һәм чит илләр тәҗрибәсен кулланып, нәтиҗәлерәк көрәшергә вакыт һәм мөмкинлек бирде, диде ул.

Ләкин мәкерле чир чигенергә уйламый. Шул сәбәпле, эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылачак. Бу көннәр өчен хезмәт хакы сакланачак.
Фото: bashinform

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Vladimir-Putin-eshl-mi-torgan-k-nn-rne-30-aprelg-kad-r-ozaytti-199424/

Читайте нас: