+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2020, 11:05

Коронавирус икътисадка зыянлы

Үзизоляция шартларында Русия Президенты Владимир Путин глобаль энергетика базарындагы хәлләр турында видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Президент гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сәламәтлек саклау системасы көйле эшләсен, коронавирус йогышы белән бәйле чакыруларга әзер булсын өчен киеренке эш барганын билгеләде.
– Тик тормыш дәвам итә, тормышка үсеш тәэмин итү өчен безгә барысын да эшләргә кирәк, бу Русия икътисады өчен мөһим.
Шуңа күрә без бүген бөтен дөнья икътисады һәм бигрәк тә безнең өчен иң мөһим темаларның берсе – глобаль энергетика базарындагы вәзгыять турында фикер алышабыз.
Гомумән алганда, дөньяда энергетика базарындагы хәл шактый катлаулы. Коронавирус эпидемиясе бөтен дөнья икътисадына кагылып узды, бу, барыннан да элек, энергия ресурсларын төп кулланучылар ягыннан, транспорт, сәнәгать, кайбер башка тармакларга ихтыяҗның кискен кимүенә китерә, – диде Владимир Путин һәм сүзне Русия Хөкүмәтенең энергетика министры Александр Новакка бирде.
– Бүгенге көндә базарга нинди факторлар күбрәк йогынты ясый? Беренче, һичшиксез, иң мөһим фактор - ул бөтен дөнья буенча коронавирус пандемиясе таралу һәм хөкүмәтләр кабул итә торган вирусның таралуын чикләү чаралары. Бу икътисади активлыкның кискен кимүенә һәм гражданнарның мобильлеген чикләүгә, нефть һәм нефть продуктларына ихтыяҗның кимүенә китерә. Мондый кискен һәм масштаблы ихтыяҗның кимүе беркайчан да булмады.
Без төрле илләрдә ягулык салу станцияләренә ихтыяҗның 30 проценттан 70 процентка кадәр кимүен күрәбез. Билгеле булганча, дөньяда нефть куллануның якынча 60 проценты нәкъ менә транспорт белән бәйле. Шулай ук без авиапассажирларга ихтыяҗның кимүен күрәбез, һәм дөнья буенча бүген бу төшү 60 процентка, ягъни керосинда гына ихтыяҗ тәүлегенә дүрт-биш миллион баррельне тәшкил итә, – диде Русиянең энергетика министры Александр Новак.
Видеоконференциядә нефть чыгаруны тәүлегенә 10 миллион баррельгә кадәр киметү дәрәҗәсе турында сүз барды. Баррель өчен бәяләрне 40 доллар тоту казна өчен файдалы булуы билгеләнде.

Фото: kremlin.ru
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Koronavirus-iktisadka-ziyanli-205364/
Читайте нас: