-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2020, 20:00

Игътибар! Мөһим мәгълүмат җиткерәбез!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу аркасында югары әзерлек режимын кертү турындагы Указга кул куйды.

2020 елның 20 апреленнән эшчәнлеге туктатылмаган оешмаларга эшкә йөрергә паспорт һәм яңа пропуск буенча рөхсәт ителә. Элек эшләгән җирдән бирелгән белешмәләр, пропусклар хәзер гамәлгә яраксыз. Ләкин муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре биргән пропускларга бу кагылмый. Бу пропуск өйдән эшкә бару һәм кире кайту өчен кирәк.
Пропускның үрнәген БРның хокукый мәгълүмат рәсми порталында https://npa.bashkortostan.ru/27874/ һәм https://doroga02.ru/ сайтында алырга була. Пропуск оешманың төп эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәткәрләргә бирелә һәм эш көннәрендә эш сәгате башланганчы - 90 минут, эш сәгате тәмамлангач 90 минут гамәлдә була. Эш режимы пропускта языла. Эшкә шәхси автомобиль белән килгәндә https://doroga02.ru/ сайтында теркәлергә кирәкми.
Башкортстанда эшчәнлеге туктатылмаган оешмалар (шәхси эшкуарлар) категорияләренең (төрләре, эшчәнлек юнәлешләре) тулырак исемлеге белән https://doroga02.ru/ һәм https://npa.bashkortostan.ru/27874/ сайтларында таныша аласыз.

Автор : Каспранова Ләйсән
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Igtibar-M-im-m-gl-mat-itker-bez-227328/
Читайте нас: