+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2020, 20:20

Тантананың репетициясе үтте

5 май көнне Уфада Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз”ын каршы алу тантанасының репетициясе узды.

Дәүләт наградасын мәңгелеккә саклауга Уфага 9 май көнне кайтарачаклар. Аны, аэропортта каршы алып, почетлы кортеж белән Бөек Ватан сугышы чорында Кызыл һәм Совет армияләрендә киң таралган “ГАЗ-67” машинасында, К-750, М-72 мотоциклларында; заманча БТРларда 16нчы Кавалерия дивизиясе Гвардиясе байрагы һәм Җиңү Байрагын шәһәрнең үзәк урамнарыннан уздырачаклар. Тантаналы рәвештә Милли музейга тапшырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 30 мартында Русия Президенты Владимир Путин указы белән генерал-майор Миңнегали Шәйморатов – легендар 112 Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарлары белән көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен үлемнән соң Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды.
Ирек Сәгыйтов, БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары:
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мини-парадны, Алтын йолдызны каршылау тантанасын ветераннар катнашлыгыннан башка үткәрергә карар кылды. Без гафу үтенәбез. Әмма илдәге хәлләр белән бәйле чара кешеләрсез үткәреләчәк. Ветераннар һәм республика халкы өчен телевидение аша трансляция оештырылачак.
Әмма бу ветераннарны котламаячаклар дигән сүз түгел. Аларны аерым план буенча данлаячаклар. Һәр ветеранның өенә РФ Президенты һәм БР Башлыгының аерым котлаулары китереләчәк. Барысын да өйдә калырга чакырабыз.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы – бөек дата, шуңа республика Башлыгы Радий Хәбиров аны кичектермәскә хәл итте. Без, барлык санитар таләпләрне үтәп, бик аз санда кешеләрне җәлеп итәчәкбез. Барысы да битлекләрдә, перчаткаларда булачак һәм хәвефсез дистанцияне үтәячәк. Башлыча хәрби техниканы җәлеп итәчәкбез.
Медальне Русия Герое подполковник Николай Злобин кабул итәчәк. Ул Алтын йолдызны каршылау һәм аны республика Башлыгына тапшыру хөрмәтенә лаек булды.
(Николай Злобин – Росгвардиянең М.Шәйморатов исемендәге махсус билгеләнештәге 29 отрядында хезмәт иткән. – Авт.)

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/Tantanani-repetitsiyase-tte-252460/
Читайте нас: