+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2020, 14:45

Водительләрне нинди штрафлар көтә?

Русия хөкүмәте автомобиль хуҗалары өчен яңа штрафлар әзерләгән. Алар арасында - шәһәр инфраструктурасына зыян китерү, тынлык режимын бозу һәм хәвефле йөртү өчен. Бу турыда “Прайм” агентлыгына автомобиль эксперты Егор Васильев хәбәр иткән.

"Традицион рәвештә, машина йөртүчеләргә, иң каты һәм бер яклы карарлар кабул ителә. Гомумән алганда, Русия юлларында социаль хәвеф дәрәҗәсен киметү өчен машина йөртүчеләрнең финанс җаваплылыгын арттыру гадәти күренешкә әйләнде", - диде ул.
Юстиция министрлыгының Административ хокук бозулар кодексына җибәрелгән яңа тәкъдимнәре нигезендә, машина хуҗалары шәһәр инфраструктурасына китерелгән зыян өчен түләргә тиеш. Бу машинадан урамга ташланган чүп-чар һәм үз транспортын күп еллар дәвамында урамда автохлам итеп яткырган машина хуҗаларына кагыла. Бу очракта штраф физик затлар өчен 5 мең сум, юридик затлар өчен 35 мең сум тәшкил итәчәк.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: РИА Новости
Фото: РИА Новости
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Voditell-rne-nindi-shtraflar-k-t-251922/
Читайте нас: