+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2020, 21:00

Агыйделдә йөзәр ак теплоходлар

Башкортстан хөкүмәте “Судоремонтно-судостроительный завод”ка инвестор эзли. Бу хакта бүген республика башлыгы Радий Хәбиров предприятиегә баргач билгеле булды.

Башкортстан җитәкчесе “Чайка”, “Арслан Мөбәрәков” һәм “Башкортстан” теплоходларын карады һәм предприятиенең милек комплексын оптимизацияләү проекты белән танышты.
Заводка үткән килүендә (20 февральдә) Радий Фәрит улы “Чайка” теплоходын төзекләндерү эшләрен тәмамларга кушкан иде. 1 майда судно навигация ачарга тиеш иде. Кызганычка каршы, моңа катлаулы эпидемиологик хәл комачаулады.
“Без, ниһаять, чиксез банкротлыклар, арбитраж идарәчеләр, хосусый милек ияләренә бәйле мәхшәргә нокта куйдык. Бу тарихны без июнь урталарына бөтенләй ябачакбыз. Тәртип урнаштырачакбыз: пассажирлар флоты булдырачакбыз, персонал җыярбыз, көчле җитәкче табарбыз. Кызганычка каршы, әлегә яңа теплоходлар сатып алырга безнең мөмкинлек юк, ниндие бар, шундые белән эшләячәкбез”, – диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ, Олег Яровиков.

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Agiydeld-y-z-r-ak-teplohodlar-262531/
Читайте нас: