+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2020, 22:45

Владимир Путин: “Балалы һәр гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәк”

Иртәгә, 12 майда, 30 марттан кертелгән эшләми торган көннәр тәмамлана. Бу хакта бүген ил Президенты Владимир Путин төбәк башлыклары белән киңәшмәсендә белдерде.

– Бу эпидемияне тоткарларга ярдәм итте. Махсус койкалар саны 29 меңнән 130 меңгә кадәр арттырылды. Җиһазлар резервы, шул исәптән үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратлары, булдырылды. Һәр төбәктә медицина ярдәменә мохтаҗ һәркемгә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар. Табиблар авыру турында хәзер күп белә. Яңа дәвалау ысуллары эшләнде. Моның аркасында күп гомерләр саклап калынды, - диде ул.

Ил Президенты табибларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Владимир Путин изоляция режимыннан кинәт түгел, акрынлап чыгачагыбыз турында әйтте. Эшләгәндә һәр оешмага, хезмәткәрләргә санитар таләпләрне катгый үтәү кирәклеген ассызыклады.

Владмир Путин өлкән яшьтәгеләргә һәм хәвеф төркемендәгеләргә карата әлегә чикләү чаралары саклануын белдерде. Кешеләргә хәлнең ничек авыр икәнен аңлавын әйтте. Ләкин бу чараларның гомерләрне саклап калу өчен кирәклеген ассызыклады.

Үз чыгышында ил Башлыгы гаиләләргә төрле ярдәмнәр күрсәтеләчәге хакында сөйләде. Мәсәлән, бала карау буенча пособие 6700 сумга кадәр артачак. Моннан тыш, Президент апрель-июнь айларына өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә бишәр мең сум түләргә тәкъдим итте.

1 июньнән 3-15 яшьлек баласы булган һәр гаилә унар мең сум акча алачак. Моның өчен иртәгәдән башлап дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фото: kremlin.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Vladimir-Putin--Balali--r-gail-g-yard-m-k-rs-tel-ch-k-262585/

Читайте нас: