+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2020, 12:30

Төзелеш чокыры бала гомерен өзә язды...

Миякә районында 9 яшьлек малай фаҗигагә юлыккан.

Миякә районында 9 яшьлек бала уратып алынмаган төзелеш чокырына төшеп киткән. Әлеге вакытта ул реанимациядә ята.

“Башкортостан” телерадиокомпаниясе хокук саклау органнарына сылтама белән хәбәр итүенчә, 28 майда Кыргыз-Миякә авылында малай велосипедта йөргән һәм төзелеш эшләре барган чокырга төшеп киткән, шуның аркасында тән җәрәхәтләре алган.

Малайны дәваханәгә салганнар, аңа стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтелә. Реанимациядәге баланы Уфа дәваханәсенә күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

Тикшерүчеләр вакыйга урынын тикшерә, шаһитлардан сорашалар, килеп туган хәлнең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото:movp.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/T-zelesh-chokiri-bala-gomeren-z-yazdi-293219/
Читайте нас: