+4 °С
Облачно
Новости
10 Августа 2020, 05:30

Лилияне күрмәдегезме?

2 августтан республикада Миякә районының Кыргыз-Миякә авылыннан югалган 26 яшьлек Лилия Кулыеваны эзлиләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул кичен бер пижамада юкка чыккан.

Лилиянең туганы Розаның сүзләренә караганда, кызның психик тайпылышлары бар, ул сәдака сорарга, булмаганны уйлап чыгарырга, үзен башка исемнәр белән таныштырырга мөмкин.

- Ул Лилия Кулыева урынына үзен "Лаврентьева Лилия Андреевна" дип таныштыра ала. 3 августта иртәнге сәгать 8дә аны Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылы янында күргәннәр. Шул ук кешеләр аңа охшаган кызны Бишбуләк-Ает юлында күргән. Янәсе, ул урманнан чыккан, үзе белән кара рюкзак булган, - ди апасы.

Шулай ук Лилиянең Татарстанга барырга теләге дә булган. Кыз медицина ярдәменә мохтаҗ, шуңа күрә туганнары аны барлык ысуллар – волонтерлар, полиция аша һәм мөстәкыйль рәвештә эзли.

Билгеләре: буе - 158 см, чандыр гәүдәле, чәчләре озын, күзләре кара.

Әгәр сездә аның кайдалыгы турында мәгълүмат булса, 89273316696, 89674567318 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйлар.

Фото: kp.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Liliyane-k-rm-degezme-402442/
Читайте нас