-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2020, 16:45

Пижамада юкка чыккан иде...

Миякә районында югалган кыз Краснодарда табылган.

Кыргыз-Миякә авылыннан бер пижамада гына чыгып китеп югалган 26 яшьлек Лилия Колыеваны эзләү төгәлләде. Бу хакта "Лиза Алерт" волонтерлары хәбәр итте, хәзер мәгълүматны туганнары да раслаган.

Апасы сүзләренә караганда, Лилияне өйдән мең чакрым ераклыкта тапканнар: кыз Краснодарга барып җиткән! Мөгаен, автостоп ысулы беләндер.

"Кичә безгә шалтыраттылар һәм Лилиянең Краснодарда психиатрия дәваханәсендә булуын хәбәр иттеләр. Аның анда ничек барып җиткәнен без белмибез, - дип сөйли апасы. - Дәваханәдә ул инде 11 көн ята икән. Бу вакыт эчендә аның шәхесен ачыклый алмаганнар. Ул исемен хәтерләмәгән, үзен башка исемнәр белән таныштырган.

Бүген Лилиянең әнисе кызын өенә кайтару өчен юлга кузгала.

Кызның 2 августта өеннән бер пижамада гына чыгып югалуы турында хәбәр иткән идек. Туганнары башта ук кисәтеп куйды: ул үзен башка исемнәр белән таныштырырга һәм хәер сорашырга мөмкин. Лилияне берничә тапкыр Башкортстанда да күргәннәр, ул елга буенда яшәгән.

Барысы да яхшы, уңышлы тәмамланды, шунысы мөһим.

Фото: kp.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Pigamada-yukka-chikkan-ide-427199/
Читайте нас: