+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2021, 14:15

Үз машинада туңып та үләрсең

Кыргыз-Миякәдән Мәскәүгә юлга чыккан ирнең гомере кыл өстендә калган.

Кичә, 17 гыйнварда, коткару хезмәтенә Башкортстанда яшәүче бер кеше мөрәҗәгать иткән. Ул үз машинасында Кыргыз-Миякә авылыннан Мәскәүгә юлга чыккан булган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

33 яшьлек ир юлга чыга, әмма көтмәгәндә бензинсыз кала. Машина туктап кала, ә аның хуҗасы өши башлый. Шул чакта автомобиль хуҗасы авария-коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итә.

Ведомство вәкилләре хәбәр иткәнчә, ир аңа ярдәм килгән вакытта бик нык өшегән булган.

"Без килгәндә аның хәле шактый катлаулы иде, аны медикларга тапшырырга дигән карар кабул иттек. Мондый хәлләр еш була. Алар барысы да машина йөртүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Кышын юлга ныклап әзерләнергә кирәклеген аңларга кирәк тә бит", - диләр ведомствода.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/z-mashinada-tu-ip-ta-l-rse-637680/
Читайте нас: