+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 февраль 2021, 17:50

23 февральдә ничек ял итәбез?

Ирләр аркасында бу атнада алты көн эшлибез, дип зарлана, ди бер хатын. Аңлагансыздыр инде: сүз 20 февраль хакында бара.

Билгеле булуынча, быел 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне –сишәмбегә туры килә. Шуңа эш көне булган 22 февраль шимбәгә – 20 февральгә – күчерелә, диләр Рострудтан. Нәтиҗәдә, шимбә эшлибез, аннары өч көн – 21,22,23 февральдә ял итәчәкбез.
Алты көнлек эш атнасы быел шул берәү генә булачак икән. Ә икенче атнада нибары өч көн генә эшләячәкбез.
Әйткәндәй, 2021 елда 7 кыска эш атнасы булачак. Аның соңгысы 30 декабрьгә туры киләчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/23-fevrald-nichek-yal-it-bez-683585/
Читайте нас: