-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2021, 12:05

Табибка язылырга уйласагыз

Телефон номеры үзгәрә.

Табибка эләгергә теләсәң, хәзер икенче телефон номерын истә тотарга кирәк. 1 апрельдән үк БР Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт үзәге бердәм бушлай телефон номерын 122гә үзгәртә. Моңарчы ул 1301 иде.
Ведомствоның матбугат үзәге белдерүенчә,
Башкортстан – 1301 номеры тулы куәтенә эшләгән бердәбер төбәк. Анда көтү вакыты да бер минуттан артмый, ул бушлай.
Табибны өйгә чакырту, кабул ителүгә язылу, вакциналану өчен иртәнге 8 сәгатьтән кичке 19 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.
Әле республика халкына белгечкә язылуның башка ысуллары да бар – регистратура аша, кабул ителү мәлендә, инфокиосклар, телефон һәм интернет аша язылып була.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Tabibka-yazilirga-uylasagiz-720974/
Читайте нас: